Барлык яңалыклар

Экспорт мәктәбе

Башкортстанда экспорт предприятиеләре өчен белем бирү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Башкортстанда экспорт предприятиеләре өчен белем бирү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу хакта Башкортстан республикасының тышкы икътисади элемтәләр буенча Дәүләт комитеты хәбәр итә. БР тышкы икътисади элемтәләр буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лена Изотованың экспорт мәктәбенең маркетинг буенча директоры Артур Лященко белән булган очрашуы барышында шундый килешүгә ирешелгән. Очрашуда республикада “экспорт форсаж” программасын гамәлгә ашыруга йомгак ясалган. Аның төп максаты – урта һәм кече эшкуарлык ширкәтләрен экспортка чыгаруда ярдәм итү.
“Экспорт форсаж” программасы Башкортстанда узган елның декабрендә старт алган иде. Бу вакыт эчендә республиканың 10 компаниясе тышкы базарларда уңышлы сәүдә итү өчен белем һәм күнекмәләр алган.
“Экспорт форсаж” программасы Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән “Урта һәм кече, шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм” һәм “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектлары кысаларында тормышка ашырыла. “Экспорт форсажы” программасы буенча укулар бушлай.
Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада хәзер 911 экспорт компаниясе исәпләнә, шуларның 730ы – кече һәм урта предприятиеләр.
Фото: fondmb.ru
Читайте нас: