Барлык яңалыклар

Белоретта – яңа балалар бакчасы. Бер түгел – ике!

Районның Инзәр һәм Абзак авылларында яңа балалар бакчалары сафка кертелде. Алар Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән. Һәр бакча 140 балага исәпләнгән.

Абзак авылы халкы өчен – бу авыл тарихындагы беренче балалар бакчасы. Аңа керү өчен яшь ярымнан алып 6,5 яшькә кадәрге 141 бала язылган инде. Бакчага чират бөтенләй юк. Инзәр авылында моңа кадәр мәктәпкәчә ике учреждение булган. Тик, шуңа карамастан, биредә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 150 бала чиратта торган, әмма бүген, яңа бакча файдалануга тапшырылгач, бу чират бетерелгән.
Төзелгән объектлар белән Белорет районында 34 яңа эш урыны барлыкка килде. Бакчаларның педагогик коллективлары авыллар өчен яңа профильле белгечләр белән тулыландырылды – физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен логопед һәм инструктор барлыкка килде.
Балалар бакчаларының биналары ике катлы. Аларда төркемнәр өчен бүлмәләр, азык-төлек блогы, медпункт, музыка һәм спорт дәресләре өчен заллар, инвентарь өчен бүлмә, методик кабинет, коррекцион-үстерү дәресләре бүлмәләре, логопед кабинеты һәм башка бүлмәләр каралган.
2020 елның маенда территорияне төзекләндерү эшләрен төгәлләү планлаштырыла.
Белорет районының Инзәр һәм Абзак авылларында яңа балалар бакчалары Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән. Һәр бакча 140 балага исәпләнгән.
Читайте нас: