Таҗлы вирус (коронавирус) һава-тамчылы юл белән (йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә), һава-тузан юлы белән (һавада тузан кисәкчекләре белән), контактлы-көнкүреш юлы белән (кул кысышу, көнкүреш әйберләре аша) йога. Тапшыру факторлары: һава (төп фактор), азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яраклары.
Моннан тыш, чир, инфекцияле кеше теләсә нинди өслеккә, мәсәлән, ишек тоткасына кагылганда да, тарала. Вирус йоктыру пычрак куллар белән авыз, борын яки күзләргә кагылганда да мөмкин.
Төп симптомнар: югары температура, йөткерү (коры яки аз гына микъдарда какрык чыгу), сулыш кысылу, мускуллар авыртуы, тиз аручанлык.
Сирәгрәк симптомнар: баш авырту, күкрәк читлегендә авырлык, кан какыру, эч китү, күңел болгану, косу.
Симптомнар авыру кеше белән элемтәдән соң 14 көн эчендә сизелә башлый. Алар күп очракта респиратор авыруларга, гади салкын тиюгә, гриппка охшаш булырга мөмкин.
Иҗтимагый урыннарга: сәүдә үзәкләренә, спорт һәм тамаша чараларына барудан, кеше күп чакта җәмәгать транспортына керүдән сакланыгыз.
Күзегезгә, йөзегезгә, авызыгызга пычрак кулларыгыз белән кагылмагыз.
ОРВИ (йөткерү, төчкерү, томау) билгеләре булган кешеләр белән бер бинада булудан һәм якын багланышлардан сакланыгыз.
Урамнан кайткач, чит кешеләр белән контактлардан соң кулларны сабын белән җентекләп юыгыз.
Гаджетларны, оргтехника һәм башка өслекләрне дезинфикацияләгез.
Кул кысышып күрешүне мөмкин кадәр чикләгез.
Шәхси гигиена әйберләре (сөлге, теш щеткасы) белән генә файдаланыгыз.