Барлык яңалыклар

0 процент белән кредит

Русия Хөкүмәте бизнеска хезмәт хакын түләү өчен 0 процент белән кредит бирү турында карар чыгарды.

Русия Хөкүмәте бизнеска хезмәт хакын түләү өчен 0 процент белән кредит бирү турында карар чыгарды. Бу эш белән ВТБ һәм Саклык банкы шөгыльләнәчәк. Акчалар ярты елга исәпләнәчәк, әмма икътисадтагы хәл начарайган очракта, озайтылырга да мөмкин.
Русия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов Президент Владимир Путинның эшкуарлар белән очрашуында киләсе атнадан хакимият Сбербанк һәм ВТБ белән берлектә Бизнеска Кредит бирү буенча пилот проектын башлап җибәрергә ниятләвен белдерде.
“Бу хезмәт хакын түләүгә кичектергесез кредитлар. Чөнки без кече бизнесның хәлләрен яхшы аңлыйбыз” , – дип белдерде Русия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов.
2018 елның 7 маенда Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектлары турында фәрманы булган иде. Анда кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм итү буенча да җитди чаралар каралган. Башкортстанда бу юнәлештә 45 проект тормышка ашырылачак. Алар өчен 4 782,8 миллион сум акча бүлү каралган. Проектның максаты – урта, кече һәм шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр санын 25 миллион кешегә җиткерерү.0 процент белән кредит бирү эшкуарларга гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруда зур ярдәм булачак.

Фото: journal.n1.ru
Читайте нас: