Барлык яңалыклар

Шәһәр урамнары чиста булачак!

Шушы көннәрдә Башкортстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторының автопаркы бункеровозлар белән тулыланды.

Шушы көннәрдә Башкортстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторының автопаркы бункеровозлар белән тулыланды.
Уфадагы “Каланы җыештыру буенча махсус автохуҗалык” муниципаль унитар предприятиесенең автомобиль паркы биш яңа бункеровоз белән тулыландырылды. “Экология” гомумдәүләт проекты чикләрендә сатып алынган бу машиналар экология таләпләренә җавап бирүе, хәрәкәтчәнлеге, файдалануда экономияле булуы һәм зур йөк ташу мөмкинлекләре белән аерылып тора.
Машиналарны куллану максаты гади: алар полигоннарга зур үлчәмле калдыклар ташу өчен тәгаенләнгән. Предприятиенең матбугат секретаре Андрей Яматин раславынча, автопарк яңа техника белән даими тулыландырылып торачак. Каты коммуналь калдыклар белән эш иткән тармакта зур үзгәрешләр көтелә: инвестицияләр җәлеп ителә, яңа технологияләр кертелә, автомобиль паркы һәм башка корамаллар яңартыла.
Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген төбәк операторлары 90 берәмлек махсус техника сатып алган. Ул халыкка күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга, шулай ук «Экология» гомумдәүләт проектының максатлы күрсәткечләренә ирешергә ярдәм итәчәк.
Фото: mgazeta.com сайтыннан.
Читайте нас: