Барлык яңалыклар

Башкортстанны интернет баса

Башкортстанда 2020 елда илкүләм проект кысаларында 888 социаль учреждение интернетка тоташачак.

Башкортстанда “санлы икътисад” гомумдәүләт программасы кысаларында җепселле-оптик элемтә линияләрен сузу дәвам итә. Республикада проект операторы – “Башинформсвязь” 2020 елда 536 торак пунктта 888 социаль әһәмияткә ия объектны интернетка тоташтырырга планлаштыра.
Югары тизлекле интернетка социаль учреждениеләр, шул исәптән 431 уку йорты, 354 фельдшер-акушерлык пункты, 79 җирле хакимият, 22 МЧС бүлекчәсе һәм 4 сайлау комиссиясе керәчәк. Челтәргә керү тизлеге 10-100 Мбит/с тәшкил итәчәк.
Башкортстан Республикасы санлы үсеш министры Геннадий Разумикин: "Республика федераль контрактка илнең барлык төбәкләреннән иң күп тоташтырыла торган объектларны кертә алды",– дип белдерде.
“Башинформсвязь” генераль директоры Сергей Алферов сүзләренә караганда, республиканың “Санлы икътисад” программасы кысаларында оптик челтәргә тоташучы социаль әһәмиятле объектларның күбесе – 92 проценты – авыллар. Шул ук вакытта учреждениеләрнең яртысыннан артыгы интернетка беренче тапкыр керә. Әлеге оешмалар белгечләре база санлы сервислары мөмкинлекләреннән файдалана алачак, белем бирү онлайн ресурсларыннан, телемедицина, биометриядән файдалана алачак, һөнәри бурычларны нәтиҗәлерәк хәл итә алачак.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: