Барлык яңалыклар

Сабыйлар сөенер

3–7 яшьлек балаларга айлык түләүләр килә башлаячак. Аны алу өчен нинди шартлар бар?Фотода: Чакмагыш районының 5нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре.

Русия Президенты Владимир Путин 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр турында Указга кул куйды. Документ җомга көнне, 20 мартта, хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күрде (http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001202003200014).
Указга ярашлы, 3–7 яшьлек балаларга айлык түләү гаилә әгъзаларының һәркайсына уртача керем күләме бер кешегә яшәү минимумы күләменнән артмаган очракта бирелә. Указ аңа кул куйган көннән үз көченә керә.
Түләү күләме төбәктәге кабул ителгән яшәү минимумының яртысын тәшкил итәчәк. Исәпләүләр өчен яшәү минимумының былтыргы елның икенче кварталындагы күрсәткече исәпкә алына. Башкортстанда ул 9 804 сум иде.
Гаризалар 2020 елның 1 июленнән кабул ителә башлаячак. Гариза бирү датасына бәйсез рәвештә, бу түләүләр 2020 елның гыйнварыннан башлап биреләчәк, ә балага 3 яшь 2020 елда тулган очракта, 3 яшь тулган вакыттан түләнәчәк.
Айлык түләүне алу өчен ата-ана һәм бала Русия Федерациясе гражданнары булырга, гаилә әгъзаларының һәрберсенең уртача кереме яшәү минимумыннан артмаска, бала 3тән 7 яшькә кадәр булырга тиеш. Балага 7 яшь тулса да, ул бу категориягә эләгә. Быел Башкортстанда 3–7 яшьлек балаларга айлык түләү 4,9 мең сум чамасы тәшкил итәр дип көтелә (https://mfcrb.ru/?p=120511).
Аны алу өчен республиканың Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәкләре филиалларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адреслары mintrud.bashkortostan.ru, rcspn.mintrud.rb сайтларында китерелгән. Шулай ук республиканың күпфункцияле үзәкләре (www.mfcrb.ru) һәм дәүләт хезмәте бердәм порталыннан (www.gosuslugi.ru) мәгълүмат табып була.
Читайте нас: