Барлык яңалыклар

Азык-төлек көн дә кирәк!

Андрей Назаров бүгенге вәзгыятьнең Башкортстан агросәнәгатен үстерүгә ярдәм итүен билгеләде

17 мартта агросәнәгать форумының пленар утырышында һәм “Агрокомплекс” күргәзмәсендә Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров, таҗлы вирус таралу куркынычы аркасында Русиядә азык-төлеккә ихтыяҗның югары булуы республика АПКсын үстерүгә ярдәм итә, дип белдерде.
– Авыл хуҗалыгы файда алырга мөмкин, чөнки ул азык-төлек җитештерә. Аграрийлар продукциясенә ихтыяҗ зур, – диде беренче вице-премьер. – Без сөт җитештерүчеләрнең барысына да алар җитештерәчәк сөтне сатып алачакбыз, дип гарантияли алабыз.
"Интерфакс" хәбәр иткәнчә, 2019 елда АПКга федераль һәм республика бюджетларыннан дәүләт ярдәменең гомуми күләме 6,7 млрд сум тәшкил иткән. Акчалар нигездә техника сатып алуны (1,6 млрд сум) субсидияләүгә, үсемлекчелек өлкәсендә бәйләнешсез ярдәм күрсәтүгә (458 млн сум), сөт җитештерүне һәм сатуны субсидияләүгә (311 млн сум), нәселле терлек сатып алуга (641 млн сум), авыл территорияләрен тотрыклы үстерү чараларын гамәлгә ашыруга (1,4 млрд сум) юнәлтелде.
Чыганак: pravitelstvorb.ru.
Читайте нас: