Барлык яңалыклар

Балаларга нинди шатлык!

Бүген бала-чаганы компьютер я телефоннан аерып алу җиңел түгел. Ә бит алар сәламәт үссен өчен хәрәкәт кирәк. Чакмагыш районының Яңа Коты мәктәбендә бу максаттан тренажерлар алганнар.

“Мәгариф” милли проекты проекты проекты кысаларында Яңа Коты урта мәктәбе (Чакмагыш 1нче урта мәктәбенең филиалы) субсидия алды.
Субсидиянең бер өлеше спорт залын капиталь ремонтлауга юнәлтелсә, калган суммага спорт тренажерлары сатып алынган.
Яшьләр генә түгел, өлкән буын вәкилләре дә еш кына тренажер залына йөри, бу аларның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә. Халкыбыз да, хәрәкәт тә бәрәкәт, дип, юкка гына әйтми. Бүген физик активлык азайган чорда бу аеруча мөһим.
Залның эш вакыты: Чәршәмбе – җомга, 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр.
Чыганак: chekmagush.bashkortostan.ru/presscente
Читайте нас: