Барлык яңалыклар

Батыр ярышта беленә!

Туймазы шәһәрендә 13 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Башкортстан чемпионаты бара.

Бәйгедә Башкортстанның төрле почмакларыннан килгән 10-12 яшьлек 300дән артык малай һәм кыз катнаша. Бу аларның тормышындагы беренче рәсми ярышлар. Чемпионатта призлы урын яулау аларга Идел буе федераль округы ярышларында чыгыш ясау хокукын бирә.
Дзюдочылар «Туймазы-Арена» боз комплексында берьюлы дүрт татамида көч сынаша. Судьялардан һәм тренерлардан тыш, көрәш барышын яшь спортчыларның ата-аналары да күзәтә. Алар арасында 10 яшьлек кызы Риана өчен җан атарга килгән Рәгинә Солтанова да бар. Рәгинә Ринат кызы хаклы рәвештә бүгенге катлаулы заманда кыз бала да үзен-үзе яклый белергә тиеш дип саный. Шуңа да Рианага кызлар өчен бөтенләй ят булып тоелган спорт төре белән шөгыльләнергә киңәш иткән.
Риананың тренеры Рөстәм Мөхәммәтдинов та баланың җиңүенә ышана. Стәрлетамак кунагы белән беренче бәйгене ул вакытыннан алда ук җиңү белән төгәлләп өлгәшкән дә инде. Шулай җиңел генә башка көндәшләренең дә башына җитсә, ул Идел буе федераль округында узачак ярышларда Башкортстан данын яклаячак.
Читайте нас: