Барлык яңалыклар

Безне күзәтү көчәя

Бүген безне барлыгы 370 камера күзәтә.

Башкортстан юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен фотовидеофиксацияләү буенча барлыгы 265 комплекс куелган иде. Аларга тагын 115 комплекс өстәлде. Шулай итеп, безне барлыгы 370 камера күзәтә.
Әлеге камералар Русия Президенты Владимир Путин Юлламасы буенча эшләнгән “имин һәм сыйфатлы юллар” илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә куелды.
Дәүләт транспорт идарәсе хәбәренә караганда, тизлек режимын бозуны теркәүче камералар Башкортстанның 18 муниципалитетында урнаштырылган.
“Башинформ” хәбәренә караганда, быел республика юлларындагы куркыныч участокларда 609 фотовидеофиксация комплексы урнаштыру планлаштырыла. Шуларның 380е хәзерге вакытта урнаштырылган. Калган 229ын агымдагы елның 1 маена кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Башкортстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик фотовидеофиксацияләү буенча 770 эшләүче комплекс исәпләнә.
2017 ел белән чагыштырганда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен фотовидеофиксацияләү комплексларын урнаштыру проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә республикада юл һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр санын 3,5 тапкырга киметү планлаштырыла. Моннан тыш, проект юлларда юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарны ике тапкыр киметүне күздә тота.

Фото: yandex.ru/images/search?text
Читайте нас: