Барлык яңалыклар

И балалар, балалар...

90нчы елларда гаилә корган кешеләр хәтерлидер: аларның яшьлеге шактый авыр чорга туры килде. 1997 елда балалар пособиесе соңлап түләнелә, аннан бөтенләй түләнми башлады. Аннан, акча “янып”, ул тиеннәргә генә торып калды. Ул елларны мин дә яшь әни идем. Уйлый идем: дәүләтнең яшь балалы гаиләләрне кайгыртасы килми микәнни, ул белми микәнни, акчаның иң күп кирәк чагы балалар үскәндә бит?

90нчы елларда гаилә корган кешеләр хәтерлидер: аларның яшьлеге шактый авыр чорга туры килде. 1997 елда балалар пособиесе соңлап түләнелә, аннан бөтенләй түләнми башлады. Аннан, акча “янып”, ул тиеннәргә генә торып калды. Ул елларны мин дә яшь әни идем. Уйлый идем: дәүләтнең яшь балалы гаиләләрне кайгыртасы килми микәнни, ул белми микәнни, акчаның иң күп кирәк чагы балалар үскәндә бит? Баланы ашатырга, киендерергә, балалар бакчасына йөртергә кирәк. Бакчада, мәктәптә төркем, сыйныф фондына, дәреслекләр өчен түләргә кирәк.
Ул елларда дәүләт кемне ярдәмнән ташламады дисәң, бу – пенсионерлар. Аз булса да, аларга пенсия үз вакытында килеп торды, җан асрарга мөмкинлек бирде. Ә декрет ялында утырган аналар ничек яшәде соң? Ирләре эшләсә дә, эш хакы ала алмый. Балалар пособиесе юк... Эш хакларын онлата, шикәрләтә биргәч, икмәкне өйдә пешерә башладык, сөт ала алмагач, порошогын кайнатып, сөт ясадык. Әти-әниләргә рәхмәт, алар итен, бәрәңгесен җибәреп торырга тырышты, пенсия акчасыннан өлеш чыгарды. Һәм, ярый әле, ул чорда тулай тораклар бар иде.
Бу хәлләрнең җимешен менә әле килеп җыябыз: ил картая, яшләр аз, алар гаилә корырга, корса, бәби алып кайтырга да ашыкмый. Чөнки алар үзләренең бала-чагын, ата-аналарының ничек интегеп дөнья көткәнен хәтерли. Ә балачак хатирәләре күңелгә уелып кала. Хәтта зиһенен җуя барган өлкәннәр дә бу елларны оныта алмый.
Ә бит 20-25 еллар элек әлегедәй трассалар, биек-биек йортлар, кибетләрдә азык-төлек, кием-салым муллыгы юк иде. Хәзер икенче проблема – үзебез җитештергән чүптән ничек котылырга белмибез. Һәм демография проблемасы... Матди байлыкка омтылып, нәсел дәвам итү инстинктыннан бөтенләй колак кактыкмы әллә? Мул тормышта яшәгән барлык илләр дә очраша бу проблема белән: тук Европа да картая, демография проблемасын мигрантлар исәбенә чишә.
Һәм инде соңгы чорда Русия дә бу сорауга җитди игътибар бирә. Икенче бала табучыларга ана капиталы түләнә башлаган иде, быелдан исә аны беренче бала тугач та бирә башлаячаклар. Ничәмә еллар үзгәрешсез калып килгән (150 сум идеме ул) балалар пособиеләрен, ниһаять, яңадан карадылар. Ягъни бала табу теләген матди яктан стимуллаштырырга карар кылынды, күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм системасы булдырылды.
Миңа калса, бу чаралар кирәк. Алар күптән кирәк иде. Тырышкан, теләге булган яшьләргә мөмкинлекләр булсын. Һәм, бәлки, киләчәктә, яшь гаиләләр өчен яңа өстенлекләр дә булдырылыр. Мәсәлән, ник тулай тораклар системасын яңадан торгызмаска ди? Шулай ук рухият өлкәсе дә, бәлки, үзгәреш кичереп, акчага, матди байлыкка табынып яшәргә ярамаганлыгын аңлау килер әле. Мөгаен, анысы мөһимрәктер дә.
Менә шундый уйланулар, дуслар... Һәм сезнең игътибарга – күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында өстәмә мәгълүмат.
Русиядә “күпбалалы гаилә” дип, белүебезчә, өч баласы булган гаилә атала.
Ике балалы гаилә өчен ана капиталының гомуми күләме 2020 елда 616 617 сум тәшкил итә. Шулай ук өченче бала тугач, күпбалалы гаилә ипотека кредитының 450 мең сум каплауга исәп тота ала.
Әгәр баланың ата-анасы икесе дә рәсми рәвештә эшләмәсә, балага бер тапкыр бирелә торган пособие күләме – 20 704,74 сум. Әни кеше эшләмәсә, балага яшь ярым тулганчы, ай саен бирелә торган 7 764,26 сум пособие ала алачак. Әгәр гаилә аз керемле дип танылса, һәр балага 233,55 сум айлык пособие түләнә.
Игезәк балар туган очракта аларның һәрберсенә 519 сум өстәп түләнә.
Моннан тыш, дүрт һәм аннан күбрәк баласы булган аз керемле гаиләләргә, балаларга 18 яшь тулганчы, ай саен 1 557 сум пособие түләнә.
Күпбалалы гаилә торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүләргә айлык акчалата компенсация рәсмиләштерә ала.
Башкортстанда йортка газ үткәрү өчен өчен сертификатлар да бирелә. Аның күләме күпбалалы гаиләләргә – 60 000 сум, һәм аз керемле күпбалалы гаиләләргә – 100 000 сум.
Шулай ук, күпбалалы гаиләнең уртача кереме Башкортстанда билгеләнгән яшәү минимумының 2 күләменнән артмаган очракта, һәр балага, өч яшь тулганчы, 8 993 сум айлык пособие түләнә ала.
Читайте нас: