Барлык яңалыклар

Эшкуарлар форумга әзерләнә

2020 елның 18-20 мартында Санкт-Петербургта 14нче тапкыр “Санкт-Петербург-Русия һәм чит ил төбәкләре” дип аталган кече һәм урта бизнес форумы узачак.

Чарада катнашучылар икътисадны цифрлаштыру, калдыксыз җитештерү һәм сәнәгатьне экологияләштерү, тотрыклы үсеш максатларын исәпкә алып, машина төзелеше һәм авыр сәнәгать үсеше, энергияне саклау һәм башка кайбер мәсьәләләр турында фикер алышачак. Төбәкара хезмәттәшлек, Экспортка ярдәм итү һәм кадрлар капитализациясе мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк.
Партнерлык программасы берничә форматны үз эченә ала: конгресс, эшлекле чара һәм күргәзмә өлеше.
Эшлекле программа эшлекле элемтәләр биржасыннан, XI Төбәкара интеллектуаль милек биржасыннан, Startup-биржадан, презентацияләр зонасыннан, консультацион бизнес-үзәктән һәм субконтрактлар биржасыннан тора.
Конгресс өлеше кысаларында пленар утырышлар, семинарлар, түгәрәк өстәлләр узачак.
Шулай ук форум барган көннәрдә Русия төбәкләре һәм чит илләрнең күргәзмә экспозициясе эшләячәк.
Әлеге чаралар Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру юнәлешендә башкарыла.
Фото: biznestur.bashkortostan.ru/presscenter/news/259718/
Читайте нас: