Русия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә республикада “Мәгариф” гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Аның кысаларында республикабызда яңадан-яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелә.
5 март көнне республиканың Уфа районы Дмитриевка авылында “Тылсымлы дөнья” балалар бакчасын ачу тантанасы узды. Чарада Башкортстанның мәгариф министры Айбулат Хаҗин һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.
Бакча 260 урынга исәпләнгән. Ул ике катлы итеп төзелгән. Беренче катта логопед, психолог, методика бүлмәләре, азык-төлек блогы һәм хуҗалык блогы урнашкан. Икенче катта төркемнәр өчен бүлмәләр, физкультура һәм музыка дәресләре өчен заллар, мөдир кабинеты бар.
Бакчада барлыгы 11 төркем эшләячәк, шуларның тугызы тупланып беткән дә инде. Һәр төркем телефон аппараты, нур ярдәмендә һаваны бактерияләрдән тазарткыч, сак бүлмәсенә хәбәр итү өчен хәвеф төймәсе белән җиһазландырылган. Тәрбиячеләр һәм ярдәмче персонал да тупланган.
Яңа балалар бакчасы сәламәтлекләре чикләнгән балаларны да кабул итә ала, күтәрмәләр пандус белән җиһазландырылган, йөк лифты эшли.
Фото education.bashkortostan.ru сайтыннан алынды.