Барлык яңалыклар

Гомумдәүләт проекты балаларны дефибрилляторлы итә

Башкортстанның балалар хастаханәләре “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру ярдәмендә заманча җиһазларга ия була.

Башкортстанның балалар хастаханәсенә “Аксион” маркалы биш заманча дефибриллятор алынды. Шуларның дүртесен Уфаның 3 санлы балалар поликлиникасының педиатрия бүлекләренә юлладылар, берсен Стәрлетамак балалар дәваханәсе алды.
“Хәзер педиатрлар һәм табиб-белгечләр яңа аппаратлар белән эшләү буенча дәресләр үтә. Дәресләр графигы буенча барлык табиблар да әлеге дефибрилляторлар белән эшләү буенча практик укулар узачаклар",– дип хәбәр итә республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
“Сәламәтлек саклау” милли проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.
Фото: bashinform.ru/nacproject/1422255/?sphrase_id=11248268
Читайте нас: