Барлык яңалыклар

Башкортстан товарларын хәзер Alibaba һәм Ebay аша да табып була

Экспортны яклау рейтингында без Мәскәү өлкәсе һәм Алтай краеннан гына калышабыз икән.

Русия экспорт үзәге тарафыннан 2019 елда экспортны яклау төбәк үзәкләре рейтингы төзелгән. Рейтингны исәпләгәндә төбәктә экспортка ярдәм итү күләме, яңа экспортерлар саны, экспорт белән тәэмин итү күләмнәре һәм аларның географиясе, һәм башка күрсәткечләр исәпкә алынган.
Башкортстан Республикасы өченче урында, алда Мәскәү өлкәсе һәм Алтай крае гына. Төп фактор булып республика экспортны яклау үзәге ярдәмендә экспортка чыгарылган кече һәм урта эшкуарлык субъектларының саны чыгыш ясаган. 114 компания 170тән артык экспорт контракты төзегән.
2019 елда Үзәк хезмәтләре белән МСПның 641 субъекты файдаланган, экспорт күләме 3,5 млрд сумнан артып киткән. Республика компанияләренең күмәк экспозиция һәм өч чит ил бизнес-миссиясе булган халыкара күргәзмә чараларына 22 мәртәбә чыгуы оештырылган, аларда 113 компания катнашкан.
Моннан тыш, Башкортстанда җитештерелгән товарлар беренче мәртәбә Alibaba һәм Ebay электрон сәүдә мәйданчыкларында тәкъдим ителгән.
БР экспортны яклау үзәге Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә куелды.
Читайте нас: