Барлык яңалыклар

Башкортстанда заманча китапханәләр булдырыла

Башкортстанда быел өч модельле китапханә – Благовар, Дүртөйле һәм Туймазы районнарында барлыкка киләчәк. Аларны булдыру өчен республика федераль бюджеттан 20 миллион сум акча алачак.

23 марттан 2021 елда муниципаль модель китапханәләр төзүгә конкурс нигезендә сайлап алу өчен чираттагы гаризалар кабул итү башлана. Гаризалар 9 апрельгә кадәр кабул ителә.
Конкурс Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән “мәдәният” илкүләм проектының “Мәдәни мохит” федераль проекты кысаларында үткәрелә. Модельле китапханәләр булдыру проектының төп максаты – хезмәт күрсәтү сыйфатын, китапханәләр фондын арттыру, аларның Интернетка керүен тәэмин итү, шулай ук заманча китапханә киңлеген булдыру.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елгы конкурс сайлап алуы нәтиҗәсендә Башкортстанда быел өч модельле китапханә – Благовар, Дүртөйле һәм Туймазы районнарында барлыкка киләчәк. Аларны булдыру өчен республика федераль бюджеттан 20 миллион сум акча алачак.

Автор фотосы.
Читайте нас: