Барлык яңалыклар

Башкортстанда Равил БИКБАЕВ исемендәге стипендия булдырылды

Башкортстан Хөкүмәте республика югары уку йортларында белем алучы студентлар өчен Равил БИКБАЕВ исемендәге стипендияләр булдыру турында карар кабул итте. Аның ничә кешегә тапшырылачагы, бирелү тәртибе, күләме турында тулырак – сайтта!

Башкортстанның халык шагыйре, филология фәннәре докторы, профессор Равил БИКБАЕВның исеме стипендияләрдә мәңгеләштерелә. Республика Хөкүмәте югары уку йортларында белем алучы студентлар өчен аның исемендәге стипендияләр булдыру турында карар кабул итте. Ул ел саен Башкортстан халыкларының туган телләрен һәм әдәбиятларын тергезү, үстерү һәм популярлаштыруга зур өлеш керткән ике студентка биреләчәк.
Стипендия алу өчен конкурс ике этапта үтә. Беренче этапта җиңүчеләр югары уку йортларының үзләрендә билгеләнә, алар икенче этапта Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында көч сынаша. Ике җиңүче аена 1200 сум тәшкил иткән стипендияләргә лаек була. Алар 1 сентябрьдән башлап бер ел дәвамында түләнәчәк.
Әлеге стипендия Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Фән” гомумдәүләт проекты кысаларында булдырылды.
Фото Wikiyy.com сайтыннан алынды.
Читайте нас: