Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның соңгы утырышында Эшкуарлык буенча Дәүләт комитеты рисе Римма Бойцова чыгыш ясады.
Төбәк парламенты депутатлары аның “Башкортстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы докладын тыңладылар. Әлеге закон проектына ярашлы, индустриаль паркларның, сәнәгать технопаркларының идарә компанияләренә, аларның резидентларына салым ташламалары бирү өлешендә үзгәрешләр кертелә. Идарәче компанияләр һәм технопарк резидентлары 10 салым чоры дәвамында салым ташламасына ия булачак.