2020 елның 1 мартыннан "Уңайлы интернет" проектын гамәлгә ашыру кысаларында кулланучыларга Дәүләт хезмәтләре порталына һәм барлык федераль һәм төбәк хакимият органнары сайтларына керү бушлай булачак. Санап үтелгән ресурсларга кергәндә трафик тарификацияләнмәячәк, моннан тыш, хәтта баланс "минуста" булганда да “Госуслуги” белән файдаланып булачак. Әлеге башлангычны барлык эре элемтә операторлары һәм "Ростех" берләшмәсе хуплап чыккан.