Барлык яңалыклар

Интернетсыз – дөнья сансыз!

Башкортстанда “Санлы икътисад” һәм “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектлары берлектә башкарыла.

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда былтыр интернет челтәренә 389 фельдшер-акушерлык пункты тоташтырылган, агымдагы елда янә 351 ФАП интернетка ия булачак.
Барлык медицина оешмалары пациентлар белән видеоконференция үткәрү мөмкинлеген алачак, ә саулыгына хәвеф янаган пациентларга күчмә телемедицина мониторингы җиһазлары беркетелеп, аларның хәле контрольдә тотылачак. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында белдерелде.
Әлеге вакытта төбәктә медицина документларының бердәм базасы булдырылган, анда биш миллионга якын кешенең электрон медицина картасы саклана. Системада ярты миллиардтан артык медицина ярдәме күрсәтү очрагы теркәлгән, лаборатор тикшерүләргә 25 миллион электрон юнәлтмә бирелгән, 100 миллионнан артык медицина сурәтләре архивлаштыру үткән. Шулай ук, бүген системада 10,5 миллион электрон рецепт һәм 5,5 миллион вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазе тутырылган.
Бу эштә республиканың сәламәтлек тармагына “Санлы контур” проекты ярдәмгә килеп, ул медицина оешмалары һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы арасындагы юридик яктан мөһим документларның әйләнешен тәэмин итәчәк. Шулай ук “Дәүләт хезмәтләре” порталының “Минем сәламәтлек” бүлегендә дә кулланучыларның санын җиде тапкырга арттырырга планлаштыралар.
Республика “Электрон больничный” проектын тормышка ашыруда да актив катнаша, әлеге вакытта бу өлкәдәге күрсәткечләр буенча Русия субъектлары арасында алтынчы урында тора.
Бер үк вакытта Башкортстанда социаль яктан мөһим объектларны Интернет челтәренә тоташтыруның икенче этабы башланды. Бу эшләр “Санлы икътисад” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла. Агымдагы елда бу эш 800гә якын социаль объектта гамәлгә ашырылырга тиеш.
Фото Votkinsk.net сайтыннан алынды.
Читайте нас: