Барлык яңалыклар

Министр белән ачык дәрес

Башкортстан Республикасының цифрлы үсеш министры Геннадий Разумикин һәм эшкуарлык буенча дәүләт идарәсе җитәкчесе Римма Бойцова студентлар белән очрашты.

Алдагы “ачык дәресләр” укучылар белән узса, монысында урта махсус уку йортлары студентлары катнашты. Шулай итеп, агымдагы елдагы беренче “ачык дәрес”не мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белгечлек буенча белем алучы студентлар тыңладылар. Спикер БРның эшкуарлык буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Римма Бойцова якын арада эшкуарлар үзәгенең ничек үзгәрәчәге турында сөйләде. Аның сүзләренчә, биредә бизнес-инкубатор, тәүлек буе эшли торган беренче коворкинг, йокы өчен капсулалар, сөйләшү бүлмәләре барлыкка киләчәк.

Цифрлы үсеш министры Геннадий Разумикин республикада тормышка ашырыла торган санлы технологияләр өлкәсендәге проектлар турында сөйләде. Цифрлы дөньяның ничек тиз үзгәрүе һәм хәзер беренче планга технология түгел, ә идеянең үзе, асылда, идеяләр ярышы баруын белдерде. Ул студентларны даими рәвештә үсәргә, укырга чакырды.

Студентлар спикерлар белән формаль булмаган шартларда аралаша һәм үз сорауларын бирә алдылар.
Фото: biznestur.bashkortostan.ru
Читайте нас: