Барлык яңалыклар

Яшь галимнәргә – дәүләт бүләкләре!

Башкортстан фәне яшь көчләрне көтә! Республика җитәкчелеге, Русия Президенты Владимир Путинның май указларына нигезләнгән “Фән” гомумдәүләт проектына таянып, яшь көчләрне фәнгә җәлеп итү максатын куя. Республика фәненең төрле тармакларында эшләгән 25 яшь галимнең һәркайсына 1 миллион сумлык Башкортстан Башлыгы грантларын тапшыру да яшьләр арасында фәнни хезмәтнең абруен күтәрергә тиеш.

2020 елда фәнни оешмаларда эшләүчеләрнең 56,1 процентын 39 яшькә кадәргеләр тәшкил итәргә тиеш. 2021 елда бу күрсәткеч – 56,2, 2024 елда – 56,5 процент булыр дип күзаллана.
Узган атнада Уфада фәннең төрле тармакларында инновацион проектлар өстендә эшләүче 25 яшь галимгә 2020 ел өчен Башкортстан Башлыгы Грантлары тапшырылды. Аларның һәркайсы берешәр миллион сум акча алды.
Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин тантанада конкурска килгән эшләргә кыскача байкау ясады. Алар һәммәсе дә халыкка кирәкле өлкәләргә кагылалалар икән. Проектлар энергетика, авыл хуҗалыгы комплексы, авиация һәм космос, машиналар җитештерү, сәламәтлек саклау, мәгариф тармакларындагы мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән. Алар арасында туфрак эшкәртүнең яңа технологияләрен тәкъдим иткән һәм авыруларны алдан билгеләү ысулларын тикшергән проектлар да бар. Алар һәммәсе дә республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән.
Фото http://www.bashinform.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: