Барлык яңалыклар

Башкортстан турбодвигательләр һәм газ турбиналарын экспортлау буенча лидер

Азык-төлек һәм азык-төлек чималын экспортлау да арткан.

Узган ел йомгаклары буенча Башкортстан Русия экспортында карбонатлар (46,3%), поливинилхлорид (14,1%), турбодвигательләр һәм газ турбиналарын экспортлау буенча (32%) тәшкил итеп илдә лидерлык позициясен алган. Бу хакта Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр буенча Дәүләт комитетында билгеләнде.
Моннан тыш, Башкортстан Республикасы бүгенге көндә Русиянең фенол антиоксидантлары һәм терефтал кислотасы җитештерә торган бердәнбер төбәге булып тора. Шул ук вакытта республикадан руда булмаган минераль чималны экспорт белән тәэмин итү узган ел – 66,3%ка, рудалар 3,2 тапкыр арткан.
– Металл һәм алардан эшләнмәләр” товар төркеме буенча экспорт белән тәэмин итү – 35,5%ка, никельне – 14,1 тапкыр, цинкка – 1,1 тапкыр, кыйммәтле булмаган металларга – 15,2 тапкыр артты,– дип белдерде ведомствоның матбугат секретаре Илгизәр Саньяров.
Азык-төлек һәм азык-төлек чималын экспортлау да арткан. Әйтик, ит продукциясен экспортлау 60,3%ка, сөт продукциясе – 47%ка, йомырка – 42%ка, кузаклы культуралар – 29%ка, ярмалар – 5,3 тапкыр, җитен орлыгы – 7,1 тапкыр, көнбагыш мае – 1,2 тапкыр, рапс мае 28,5%ка арткан.
Болар хакында “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.
Әлеге югары күрсәткечләргә Русия Президентының гомумдәүләт проектына ярашлы, “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ирешелгән.
Фото: Башинформ.
Читайте нас: