Барлык яңалыклар

Безнең байлык – «кара алтын» гына түгел

Башкортстанда чимал һәм энергетика өлкәләренә карамаган экспорт продукциясе күләме үсә.

Владимир Путинның «май указлары»на ярашлы кабул ителгән «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты Башкортстанда үз җимешләрен бирә. 2019 году чимал һәм энергетика өлкәләренә карамаган экспорт продукциясе күләме 2018 ел белән чагыштырганда 2,3 процентка арткан һәм 2,01 миллиард доллар тәшкил иткән. Русиядә исә үсеш – нибары 0,3 процент, Идел буе федераль округында исә, гомумән, экспортка чыгарылган продукция күләменең 5,2 процентка кимүе күзәтелә.
Русиядә экспортка озатылган турбодвигательләрнең һәм газ турбиналарының – 32, карбонатларның – 46,3 поливинилхлоридларның 14,1 проценты Башкортстанда җитештерелә. Республика – терефталь кислотасы һәм «Агидол» фенол антиоксидантларын халыкара сату мәйданнарына чыгаручы бердәнбер төбәк.
Чит илләргә чыгарылучы минераль чимал җитештерү былтыр Башкортстанда – 66,3 процентка, руда чыгару, гомумән, 3,2 тапкырга арткан.
Экспортка озатылучы продукциянең нигезен ягулык-энергетика товарлары (53,6%), машиналар (20,4%), химик сәнәгать продукциясе һәм каучук (15,4%), азык-төлек һәм чимал (2,7%), металлар һәм алардан эшләнгән әйберләр (2,4%) тәшкил итә.
Фото Marpravda.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: