Барлык яңалыклар

“Тузганак” – Зубовода!

Уфа районының Зубово авылында “Тулпар” журналы эчендәге балалар сәхифәсе исемен йөрткән балалар бакчасы файдалануга тапшырылды.

Владимир Путинның “май указлары” нигезендә кабул ителгән “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында былтыр Башкортстанда 22 балалар бакчасы сафка кертелде. Быел янә 22 бакча файдалануга тапшырылачак.
Кичә Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-министр урынбасары Андрей Назаров Уфа районының Зубово авылында ачылган “Тузганак” балалар бакчасында булды. Ул 260 бала кабул итүгә исәпләнгән.
Бакчадагы балалар 12 төркемгә бүленәчәк, шуларның икесе – ясле яшендәгеләр өчен. Әлегә 10 төркем тулы, калган икесенә ата-аналардан гаризалар кабул ителә. Шулай ук бакчада балаларны кыска вакытка калдыру өчен төркемнәр ачу планлаштырыла.
Балалар бакчасында аралашу, танып белү, сөйләм, сәнгать-эстетик, физик үсеш өчен уңайлы шартлар тудырылган. Бу юнәлешләр буенча түләүле өстәмә түгәрәкләр эшләячәк.
Беренче катта ясле, кечкенәләр өчен алты төркем, азык-төлек блогы, медицина пункты, кер юу һәм үтекләү бүлмәләре урнашкан.
Икенче катта исә өлкән һәм мәктәпкә әзерлек яшендәге балалар өчен алты төркем, кладовойлар, физкультура һәм музыка заллары, логопед бүлмәсе, психолог, коррекцион дәресләр, туган тел, табигать белеме, методик кабинетлар, мөдир бүлмәсе урнашкан.
Балалар бакчасының ишегалды уен мәйданчыклары белән җиһазландырылган.
Фото Bashinform.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: