Барлык яңалыклар

Декретта да акча эшләү турында уйларга була

Башкортстан Хөкүмәте юридик затларга декрет ялында булган хатын-кызларның укуын һем квалификациясен күтәрү өчен республика бюджетыннан субсидияләр биру тәртибен раслады.

Республика Хөкүмәте Президиумы утырышында вице-премьер Ленара Иванова хәбәр итүенчә, 2020 елда өч яшькә кадәрге бала карау буенча отпускта булган 1257 хатын-кызны яңадан укыту планлаштырыла. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 2,5 тапкырга күбрәк. 2020 елдан башлап “декретчылар”ны яңадан укыту төбәк бюджеты акчалары гына түгел, федераль бюджет акчалары хисабына да башкарылды. Бу максатларга федераль һәм республика бюджетыннан 2020 елга 75,8 миллион сум бүлеп бирү каралган. Шуларның 72,6 миллион сумы – федераль бюджет акчалары. 2019 елда төбәк бюджеты чыгымнары 3,8 миллион сум тәшкил иткән, план буенча 3,2 миллион сум.
– Мондый яңадан укыту, декрет ялында хатын-кыз өчен квалиикация күтәрү – эшкә тартылу, үзен эш ритмына кайтару өчен яхшы мөмкинлек. Хатын-кызларның хезмәт базарында ышанычлы тоюы өчен яхшы резервлар салынган, – ди республика Хөкүмәте вице-премьеры Ленара Иванова.
Өч яшькә кадәр бала карау буенча отпускта булган хатын-кызларны яңадан укыту Русия Президенты Владимир Путин башлангычында эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча төбәк һәм “Демография” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Фото: Башинформ
Читайте нас: