Барлык яңалыклар

Авыл хуҗалыгы азыклары җитештерү үсә

Башкортстан агросәнәгать комплексы 2019 елда, тулаем алганда, продукциясен 112,2 миллион долларга экспортлаган.

Федераль таможня хезмәте мәгълүматлары буенча, Башкортстан агросәнәгать комплексы 2019 елда, тулаем алганда, продукциясен 112,2 миллион долларга экспортлаган, ә планлаштыру 91 миллион доллар булган. 2018 елда республика 76 миллион долларлык авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлады. Ул вакытта экспорт структурасында бөртекле культуралар зур өлешне алып тора иде.
– Узган ел май продукциясе күбрәк иде – 44 процент. Аны регионнан 36 миллион долларга якын экспортладылар. Бу 2018 ел белән чагыштырганда 17,3 миллион долларга күбрәк, узган ел шикәр һәм аннан ясалган әйберләр экспорты 10,4 миллион долларга арткан. Шул ук вакытта бөртекле культураларны экспортлау 19 миллион долларга кимегән, – дип белдерде Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат секретаре Алмаз Галимов.
Республика Хөкүмәте вице-премьеры Илшат Фазрахманов 2020 елда Башкортстан агросәнәгать комплексының экспортлана торган продукциясе күләмен 115 миллион долларга кадәр җиткерергә планлаштырылуын хәбәр иткән иде.
Бүгенге көндә Башкортстанда экспортны үстерү буенча чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Ул экспортка юнәлгән авыл хуҗалыгы предприятиеләрен ташламалы кредитлау, продукцияне транспортлауга киткән чыгымнарның бер өлешен субсидияләүне үз эченә ала.
Быел республика экспортерларга дәүләт ярдәме чаралары исемлеген киңәйтте. Сүз, аерым алганда, чимал булмаган энергетика товарлары җитештерүчеләргә продукцияне сертификацияләүгә тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга төбәк бюджетыннан субсидияләр бирү турында бара.
Башкортстанда күрелә торган әлеге чаралар төбәктә Русия Президенты Владимир Путин фәрманы буенча эшләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Фото: Башинформ.ру
Читайте нас: