Барлык яңалыклар

Автомобильчеләр, игътибар: яңа видеокамералар куела!

Башкортстан юлларында яңа 115 видеокамера пәйда булды. Алар 16 шәһәр һәм район биләмәләрендә куелды. Юл кагыйдәләрен бозу очракларын теркәп, штраф “җыючы” корылмаларның кайларда урнашканын беләсегез килсә, сайттагы язманы укыгыз!

Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары” нигезендә кабул ителгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның 16 шәһәр һәм район биләмәләрендә 115 яңа фотовидеотеркәү комплексы пәйда булды. Бу хакта республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетында хәбәр ителде.
Әлеге корылмалар кайсы шәһәр һәм районнарда урнашкан соң? Җавап бирәбез: Стәрлетамак каласында – 19, Нефтекамада – 6, Әлшәй районында – 6, Архангельдә – 3, Бакалыда – 7, Бәләбәйдә – 6, Белоретта – 11, Бишбүләктә – 8, Бүздәктә – 3, Дәүләкәндә – 4, Иглиндә – 11, Кушнаренкода – 6, Миякәдә – 7, Стәрлетамакта – 1, Фёдоровкада – 9, Шаранда 8 яңа видеокамера урын ала.
1 майга кадәр республиканың 62 муниципалитетында 609 яңа видеокамера урнаштырылырга тиеш. Шуларның 150 се узган ел ахырында ук юлларга куелган иде. Корылмаларны монтажлау эшләрен «Башинформсвязь» компаниясе башкара. Әлеге эшне ул 1,75 миллиард сумга башкарып чыгачак. Биш еллык аренда вакытыннан соң фотовидеотеркәү комплекслары республика милкенә күчәчәк. Юл кагыйдәләрен бозу очракларын теркәп, штраф “җыючы” корылмалар Башкортстан бюджетын күпмегә баетыр? Сорау ачык кала...
Фото Ufavesti.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: