Барлык яңалыклар

Уфада авыл хуҗалыгын үстерү буенча Бөтенрусия киңәшмәсе узды

Хуҗалык итүнең кече рәвешләренә игътибар үсә.

Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Авыл территорияләрен һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен комплекслы үстерү” дип аталган Бөтенрусия киңәшмәсе узды. Трекның спикерлары булып Русия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары киңәшчесе Максим Борова, Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы департаменты директоры урынбасары Ксения Шевелкина һәм башка экспертлар чыгыш ясады. Чара кысасында “Кече агробизнесны үстерү. Стратегиясе. Компетенцияләр үзәкләренең роле” темасына түгәрәк өстәл узды. Киңәшмәдә хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү стратегиясе белән таныштылар, хуҗалык итүнең кече рәвешләренә дәүләт ярдәме чараларын анализладылар. Әлеге трекның төп спикеры РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы департаменты директоры урынбасары Рената Бибарсова булды.
Киңәшмәдә документлар формалаштыру һәм максатчанлык булдыру буенча фикер алыштылар, проектны гамәлгә ашыру белән идарә итүне үзләштерделәр, территорияләрне төзекләндерү буенча чараларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру ысулларын өйрәнделәр һәм башка мәсъәләләр буенча фикер алыштылар
Әлеге чара Русия Президентының гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру юнәлешендә оештырылды.
Фото: Пресс-служба Минсельхоза РФ.
Читайте нас: