Барлык яңалыклар

Инорста – яңа бассейн!

Уфаның Төхвәт Янәби бульварында яңа бассейнның техник ачылуы үтте. Тантанада Башкортостан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров, Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов, Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин, Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары катнашты.

Объектның файдалануга әзерлеген тест юлы белән тикшерделәр, ягъни дистанцияне йөзеп үттеләр. Хәзер объект тиешле оешмаларда рәсми теркәлү процедурасын үтә. Халык өчен бассейн үз ишекләрен 2020 елның мартында ачачак.
Андрей Назаров билгеләвенчә, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча республикада якындагы 3-4 елда тагын 16 бассейн төзеләчәк.
– Халкыбыз спорт белән шөгыльләнсен өчен без барысын да эшләячәкбез. Уникаль спорт сарайлары, башка объектлар төзеп, республикада яшәүчеләрдән Олимпия уеннары чемпионнары, спорт лидерлары үстерәчәкбез, нәтиҗәдә, туган төбәгебезнең абруе тагын да күтәреләчәк, – диде беренче вице-премьер.
Яңа бассейнда бер сменада 48 кеше шөгыльләнә алачак, бассейн касәсе 4 юлдан тора, күләме 10х25 метр тәшкил итә. Объектның гомуми мәйданы 3 000 квадрат метрдан артык.
Бассейн заманча су чистарту системасы, душ һәм чишенү бүлмәләре белән җиһазландырылган. Шулай ук биредә гардероб, табиб кабинеты, администрация, тренерлар, хезмәтләндерүче персонал өчен махсус бүлмәләр, 100 урынлык трибуна урнашкан.
Бассейн спорт күнекмәләре, дәресләр үткәрү, балаларны йөзәргә өйрәтү һәм төбәк әһәмиятендәге ярышлар уздыру өчен тәгаенләнгән.
Читайте нас: