Барлык яңалыклар

Дөрес тукланучылар фермер азыкларына өстенлек бирә

Дөрес туклану һәм органик продуктлар тарафдарлары көннән-көн арта бара.

Стәрлетамакта “Бизнес-контакт” коворкинг мәйданчыгында азык-төлек продуктларын җитештерүдә бизнес-проектны тиз эшкәртүнең практик программасы старт алган иде. Проектны Башкортстан Республикасының Эшкуарлык буенча Дәүләт комитеты һәм "минем бизнес" үзәге оештыра. Программада Башкортстан Республикасы кече һәм урта бизнес субъектлары, азык-төлек продуктлары җитештерүчеләр өчен бушлай катнаша. Укулар һәр атнаның шимбә көнендә уздырыла.
Узган утырышта авыл хуҗалыгы консультациясе үзеге директоры урынбасары, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтае депутаты Владимир Яковлев грантлар программалары, фермерларга һәм азык-төлек продуктлары җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде. Җитештерүне үстерүгә субсидияләрне яңа эш башлаучы фермерлар да, тәҗрибәле эшкуарлар дә алырга мөмкин. Башкортстан – яңа төзелгән авыл хуҗалыгы кооперативлары саны буенча лидерга әйләнде.
Владимир Яковлев сүзләренчә, хәтта әзер чималны эшкәртүчеләр дә бизнесның рентабельлеген арттыру өчен фермерлар белән авыл хуҗалыгы кооперативлары төзи һәм җитештерүне үстерүгә субсидияләр алу конкурсында катнаша ала.
– Стәрлетамакта бүгенге көндә эшкуарлар ит, кондитер әйберләре, сөт һәм әче сөт продуктлары белән уңышлы шөгыльләнәләр. Азык-төлек продуктларын эшкәртүчеләрнең конкурентлы позициясен көчәйтү алымнарының берсе, һичшиксез, фермерлар, авыл районнарыннан натураль чимал белән тәэмин итүчеләр белән кооперация булырга мөмкин,– дип билгеләп үтте бизнес-шериф Илдар Гарифуллин.
Экспертлар билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта фермер продуктлары базары үсешнең башлангыч стадиясендә, әмма сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану һәм органик продуктлар тарафдарлары көннән-көн арта бара.
Әлеге эшчәнлек Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проекты кысасында тормышка ашырыла.

Эшкуарлык һәм туризм дәүләт комитетының матбугат үзәге фотосы.
Читайте нас: