Барлык яңалыклар

Башкортстанда мал-туар авырмаска тиеш

Сер түгел, ике-өч ел элек кенә республикабызда тояклы маллар арасында түләмә чире таралып, эпидемия төсен алган иде. Крестьян хуҗалыклары җитәкчеләрен, фермерларны зар елатты бу авыру. Эпидемиядән котылу сылтавы астында йөзләгән сыер, башмак һәм бозаулар пычак астына китте, түшкәләре яндырылды... Шөкер, бу чорлар артта калды шикелле. 2019 елда Башкортстан йогышлы авырулар белән чирләү куркынычы булган төбәкләр исемлегеннән чыгарылды. Бу хакта Башкортстан башлыгы Рәдий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республиканың Ветеринарлык идарәлеге башлыгы Азат Җиһаншин хәбәр итте. Дүртөйле һәм Стәрлетамак районнары бу өлкәдә үрнәк булып тора.

Азат Җиһаншин әйтүенчә, үз вакытында күрелгән профилактик чаралар үз нәтиҗәләрен биргән. Йорт хайваннарында котыру авыруын китереп чыгармау өчен бушлай вакцинация үткәрелә. Хәтта кыргый җанварларга да, вакцина сеңдерелгән ризык калдырып китеп, чирдән коткарырга тырышалар. Йорт хайваннарына исә электрон чип та беркетелә. Бу гамәл бер генә сыер яки бозауны да ветеринар күзәтүеннән тыш калдырмас өчен эшләнә. Әлегә барлык йорт хайваннарының 97 проценты чиплаштырылган.
– Түләмә авыруы буенча куркыныч сакланган буфер зонага илнең 31 төбәге кергән, – дип билгеләде Азат Җиһаншин. – Башкарылган профилактик чаралар нәтиҗәсендә, Башкортстан бу төбәкләр исемлегеннән чыгарылды.
Радий Хәбиров, үз чиратында, мал авыруларын кисәтү буенча эшчәнлекнең Дүртөйле һәм Стәрлетамак районнарында яхшы оештырылуын билгеләп үтте. Монда маллар тулаем чиплаштырылган һәм авыру курынычы бөтенләй юкка чыккан.
Фото Mlyn.by сайтыннан алынды.
Читайте нас: