Барлык яңалыклар

Чүп-чар үз урынын белсен!

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү мәсьәләләренә багышланган видеокиңәшмә үтте.

Видеокиңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров, Премьер-министр урынбасары – Торлак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев, район җитәкчеләре, чүп-чар эшкәртү белән шөгыльләнүче компания җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында халыкның "чүп-чар" реформасы мәсьәләләре буенча социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләренә анализ ясалды, шулай ук шәһәр һәм районнарга каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторларының эшчәнлегенә мәгълүмати ярдәм күрсәтергә кушылды.
– Без бу эштә "Инцидент-менеджмент" системасына гына карап торырга тиеш түгел. Бу системага килгән шикаятьләрнең аз булуы әле проблемалар юк һәм барысы да канәгать дигәнне аңлатмый. Эшлисе эшләр күп әле, – диде Андрей Назаров.
Башкортстанның Табигать белән файдалану һәм экология министры урынбасары Нияз Фазыйлов районнарда контейнер мәйданчыклары урыннарын цифр форматына күчерү эшенең тәмамлануын билгеләде. 2020 елның 31 гыйнварына республикада 20027 мәйданчык электрон исәпкә алынган. Бу барлык контейнер мәйданчыкларының 99,08 процентын тәшкил итә. Бары тик Интернет һәм мобиль элемтә булмаган ерак авылларда гына бу эш белән тоткарлык бар. 10 февральгә барлык юридик берәмлекләр дә үзләренең чүп мәйданчыкларын «RM: контейнер мәйданчыклары» системасында теркәргә тиеш.
Киңәшмәдә катнашучылар транспорт элемтәсе (юллар һәм күперләр) булмаган 100 торак пункты исемлеген төзү буенча фикер алыштылар. Республика территориясендә транспорт элемтәсе булмаган 78 авыл бар, аларның һәркайсында яшәүчеләр саны 15 кешедән артык.
– Каты коммуналь калдыклар алардан кимендә атнага бер тапкыр чыгарылырга тиеш, – дип ассызыклады Борис Беляев.
Киңәшмәдә шулай ук җылылык өчен артык түләүләр килүе буенча да фикер алыштылар. Исәпләүләрне тикшерү нәтиҗәләре турында Башкортстанның Торлак һәм төзелеш күзәтчелеге дәүләт комитеты рәисе Илдар Шәфыйков хәбәр итте.
– Биредә сүз җылылык өчен түләүне үзгәртү турында бара, – дип билгеләп үтте Илдар Шәфыйков. – Быелгы үзгәртү соңгысы булачак. 2019 елның җылыту чоры башыннан без җылылык өчен түләүнең яңа формасына күчтек. Хәзер халык җылылыкның кулланган кадәре өчен түли. Ягъни җәен җылыту өчен түләргә кирәк булмаячак. Түләүнең яңа тәртибенә күчкәч, безгә хакларның дөрес исәпләнмәгәнлегенә зарланып, бик күп гаризалар килде. Алар буенча Торлак һәм коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә тикшерүләр үткәрдек. Барлыгы 490 күпфатирлы йорт тикшерелде, шуларның 360тан артыгы Уфада урнашкан иде. 66 йортта гомуми кулланылыштагы исәп-хисап җиһазларының ватык икәнлеге ачыкланды.
Әлеге эш киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Фото Durtuli.bashkortostan.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: