Барлык яңалыклар

Нефтекамада хәтта чүп-чар да матурлык ярата

Шушы атнада шәһәрдә күнегелгән чүп савытлары урынын Европа стандартлары буенча ясалган контейнерлар ала башлады. Алар күпфатирлы йорт ихаталарына заманча төс бирде, эстетик зәвык өстәде.

Владимир Путинның “май указлары” нигезендә кабул ителгән “Экология” гомумдәүләт проекты берничә бүлекчәдән тора. Алар арасында “Чиста ил”, “Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы”, “I-II класс хәвефлегендәге калдыклар белән эш итү өчен инфраструктура”, “Чиста һава”, “Чиста су”, “Иделне чистарту”, “Уникаль су объектларын саклау”, “Байкал күлен һаклау”, “Биологик төрлелекне һәм экологик туризмны саклау”, “Урманнарны саклау”, “Иң яхшы уңайлы технологияләр кертү” дигәннәре бар. Гадәти чүп савытларын евроконтейнерларга алмаштыру шуларның “Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы” дигәненә карый.
Евроконтейнерлар каты пластиктан ясалган. Аларның һәркайсы 1,2 кубометр чүп-чар сыйдырышлы. Элекке “сәвит” стандартлары буенча эшләнгән тимер баклар исә моның яртысын гына сыйдыра иде. Шулай итеп, бер яңа контейнер элекке ике савытны алмаштырып килә.
Проектны “Дюртюлимелиоводстрой” җәмгыяте тарафыннан тормышка ашырыла. Оешманың коммерция директоры Л.Ф. Нугаева белдерүенчә, төбәк операторы Нефтекамада 200гә якын евроконтейнер урнаштыруны планлаштыра. Бер үк вакытта ихаталарга челтәрле контейнерлар да куела. Алар пластик чүп-чар җыю өчен тәгаенләнә.
Бу эш республиканың барлык калаларында да алып барыла. Нәтиҗәдә, яшәгән урыннарыбызның эстетик йөзе яхшы якка үзгәрергә тиеш.
Читайте нас: