Барлык яңалыклар

Милек турында мәгълүмат алу җиңелләшә

Күчемсез милек объектлары турында мәгълүматны барлык теләүчеләр онлайн режимда алу мөмкинлегенә ия булачак.

Башкортстан күчемсез милек буенча федераль Дәүләт мәгълүмат системасына керәчәк. Русиянең барлык төбәкләрендә күчемсез милек Бердәм дәүләт реестрын алып бару буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасын кертү 2020 елда булачак. Бу хакта Русия Росреестры җитәкчесе Олег Скуфинский белдерде. Шул ук вакытта Башкортстанда һәм берничә башка төбәктә кадастр палатасында мәгълүмати технологияләр компетенциясе үзәген булдыру буенча да эш башланган. Сервисларны гамәлгә кертү күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга һәм күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу вакытын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк. Күчемсез милек объектлары турында мәгълүматны барлык теләүчеләр онлайн режимда алу мөмкинлегенә ия булачак. Әлеге эшләр Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин башлангычы белән оештырылган “Цифрлы икътисад” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Фото: fingazeta.ru
Читайте нас: