Барлык яңалыклар

Балалар сөттән аерылмасын!

“Русиянең бер генә төбәгендә дә сөт кухнялары бездәге кебек үсеш алмаган. Балаларны табигый сөт продуциясе белән тәэмин итүдә башка бер төбәк тә безнең белән ярыша алмый”, – дип белдерде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә.

2019 ел эчендә генә дә Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьский, Белорет шәһәрләрендә яңа сөт кухнялары эшли башлаган. Бишенчесе быел Сибайда ачылачак. Моннан тыш Уфада ике сөт кухнясын файдалануга тапшыру да планга кергән.
Бүгенге көндә алардан сыйфатлы сөт продуциясен аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 7202 бала ала. Бу эш гаризалар нигезендә башкарылганга күрә, аларның саны көннән-көн арта. Әлегә республикада балаларга сөт бирү 84 ноктада оештырылган. Аларның 21е – “Сөт кухнясы” дәүләт автоном учреждениесенең фирма кухнялары, өчесе дәүләт һәм шәхси эшкуарларның хезмәттәшлеге нигезендә эшли, ике нокта балалар поликлинкаларында арендага алынган мәйданчыкларда урнашкан. Шулай да сөт кухняларының төп өлеше, ягъни 58 данә, “Башфармация” дәүләт унитар предприятиесе аптекаларында урнашкан. Сыйфатлы сөт ала башлау өчен, ата-аналарга гаризаларын һәм кирәкле документларын шуларның берсенә илтеп бирергә кирәк.
“Сөт кухнясы” дәүләт автоном учреждениесе сөт продукциясен балаларга вакытында илтеп тапшыру өчен автолавка сатып алган. Әлегә ул Уфа районында сынау үтә. Барысы да уңышлы килеп чыкса, мондый автолавкалар тагын сатып алыначак.
Киңәшмәдә балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне дә сыйфатлы сөт белән тәэмин итү мәсьәләсе күтәрелде. Радий Хәбиров сөт ашамлыкларының һәр укучының өстәлендә булырга тиешлеген ассызыклап, Мәгариф министрлыгы алдына шушы максатны куйды.
Шулай ук киләчәктә Башкортстанның төньяк-көнчыгышында да яңа сөт кухнясын ачу планлаштырыла. Әлеге эш Владимир Путинның “май указлары” нигезендә кабул ителгән “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
Читайте нас: