Барлык яңалыклар

Электрон багланышлар үсеш кичерә

Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең оперативлыгы һәм сыйфаты артачак.

Башкортстан быел ведомствоара электрон багланышлар системасын үстерүгә 8,3 миллион сум субсидия алачак. Бу турыда республика Хөкүмәте һәм Русия Элемтә министрлыгы арасында килешү төзелде.
Субсидия Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән “Санлы икътисад” милли программасын гамәлгә ашыру кысаларында бирелә.
“Федераль финанслау “цифрлы дәүләт идарәсе” төбәк проектын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк. Ул мәгълүматларны һәм ведомствоара бәйләнешнең бердәм системасы сервисларын электрон рәвешкә күчерүне күздә тота”,– дип аңлатты Башкортстан Республикасы Социаль үсеш министрлыгының матбугат секретаре Алевтина Даутова.
Белгечләр билгеләп үтүенчә, төбәк мәгълүмат системаларын үстерү ведомствоара электрон багланышлар системасының өченче версиясенә күчү өчен кирәк. Аның ярдәме белән ведомстволар арасында мәгълүматны тизрәк тапшырырга, димәк, дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең оперативлыгын һәм сыйфатын арттырырга мөмкин булачак.

Фото: ликвидация74рф
Читайте нас: