Барлык яңалыклар

Икенче балаң тудымы? Акча ал!

Башкортстанда икенче бала туганда, яки уллыкка (кызлыкка) алынганда, дәүләт тарафыннан гаиләгә ай саен өстәмә акча түләнә. Бу эш Владимир Путинның “май указлары” буенча кабул ителгән “Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы башкарыла. Акчалата ярдәмнең күләме һәм алу тәртибе турында тулырак – сайтта!

Бу ярдәм гаиләгә бирелгән “Ана капиталы” эченнән алына. Башкортстанда аның күләме 9789 сум тәшкил итә. Ул балага өч яшь тулганчы түләнелә. Ләкин моның кайбер “әднәке”ләре бар. Иң беренче шарт шул – гаиләнең һәр әгъзасының җан башына төшкән кереме соңгы 12 айда 20 868 сумнан артмаска тиеш. Ягъни сез дүрт кешедән торган гаиләдә яшисез икән, гаилә керемегез соңгы бер ел эчендә 83 472 сумнан артмавы мотлак.
Ярдәмгә дәгъва итәр өчен Русия Пенсия фондының район бүлекчәсенә мөрәҗәгать итү сорала. Үзегез белән түбәндәге документларны алып килү сорала: гаиләдәге ата-ананың паспорты, никах турында таныклык, балаларның туу турында таныклыклары, барыгызның да СНИЛСлары, гаиләнең һәр әгъзасының соңгы 12 айдагы керемнәре турында белешмә (хезмәт хакы, пенсия, социаль түләүләр, стипендия, алиментлар һ.б.), акча күчерү өчен банк счеты реквизитлары.
Тулырак мәгълүмат Русия Пенсия фонды сайтында урнаштырылган.
Фото Drivenwm.com сайтыннан алынды.
Читайте нас: