Барлык яңалыклар

Авыллар клубларына җан керәчәк

Соңгы елларда авыллардагы клублар бетүгә хөкем ителгән иде. Аларга җан керә башлады.

Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында һәм Зилаерда агымдагы елда ике яңа мәдәният учагы төзеләчәк. Төзелешкә акча “Мәдәният” милли проекты кысаларында бүлеп бирелгән. Бу хакта “Бердәм Русия” фиркасенең региональ башкарма комитетында әлеге илкүләм проектның үтәлешен контрольдә тоту буенча эшче төркем утырышында Башкортстан Республикасының мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина хәбәр итте.
Мәдәният программасы яңа объектлар төзү белән беррәттән, эшләп килүче биналарны төзекләндерүне дә үз эченә ала. Әйтик, 2019 елда илкүләм проектка Башкортстаннан биш мәдәният оешмасы керде. Салават районының Мөрсәлим авылында яңа клуб төзелде, Түбән Кыйгы авылында заманча кинозал ачылды, Дуван һәм Бөрҗән районнарында төзекләндерү, Миякә районында капиталь төзекләндерү эшләре узды.

Фото: culture.ru
Читайте нас: