Барлык яңалыклар

Дәүләкән суы тешләрне камаштыра!

Бу хакта Башкортстанның Премьер-министры урынбасары – Торлак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев Дәүләкән районына эш сәфәре вакытында белдерде. Министр биредә Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы тормышка ашырылган “Экология” гомумдәүләт проектының һәм шуның эчендәге “Чиста су” федераль программасының үтәлеше белән танышты.

2019 елда Дәүләкәндә эчә торган суны чистарту системасы төзелеше башланган. Проект нигезендә су ны әзерләү станциясен төзү каралган. Ул көненә 2112 кубометр күләмендәге суны чистартачак. Шулай ук 167 м озынлыктагы яңа суүткәргеч төзеләчәк. Әлеге проект гамәлгә ашырылгач, Дәүләкән шәһәрендә яшәүчеләр тулаем сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителәчәк.
Борис Беляев эш сәфәре вакытында Дәүләкән шәһәр чүплегенә дә барып кайтты. Әйткәндәй, ул “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында районда реконструкцияләнү үткән беренче объект булып тора. Анда эшләрнең беренче этабы тәмамланган да инде. Аларны дәвам итү өчен федераль бюджеттан акча алынырга тиеш. Министр районда “чүп реформасы” барышын һәм нәтиҗәләрен уңай бәяләде.
Ул шулай ук Дәүләкән шәһәрендәге аварияле йортларны ремонтлау эшләре белән дә танышты.
Фото M.123ru.net сайтыннан алынды.
Читайте нас: