Барлык яңалыклар

Экспортка – дәүләт ярдәме

Кичә Уфада Башкортстан Башлыгы карамагындагы Экспорт буенча җәмәгать советы утырышы узды. Ул Владимир Путинның “май указлары” нигезендә кабул ителгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектының республикадагы үтәлешен тикшерүгә, шул исәптән, экспорт буенча төбәк проектларының башкарылу барышын анализлауга багышланган иде.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры беренче урынбасары Андрей Назаров, утырышны ачып, түбәндәгеләрне билгеләде:
– Без республика Хөкүмәте белән Россия экспорт үзәге арасында төзелгән килешү буенча 2.0 Төбәк экспорт стандартын уңышлы гамәлгә керттек. Русия төбәкләре арасында беренче булып транспорт чыгымнарының бер өлешен экспортерларга кайтару өчен субсидияләр булдырдык, – диде ул. – Башкортстан Республикасыннан экспорт продуктларын Австрия, Казахстан һәм Төркиягә чыгару планын расладык. Узган елның 11 аенда экспорт белән шөгыльләнүче кече һәм урта компанияләр саныннан экспортерлар саны 86 берәмлеккә артып һәм 696га җитте.
Утырышта шулай ук декабрьдә «Экспорт форсажы» акселерация программасының башлануы турында да әйтелде. 113 компания 25 күчмә күргәзмәдә һәм бизнес-миссиядә катнашып, шуларның нәтиҗәләре буенча 347 миллион сумлык экспорт контрактлары төзелгән. 19 предприятие «Россиядә эшләнгән» дигән ихтыярый сертификация үтте, тагын 11 гариза тикшерелү үтә. Әлеге сертификат компанияләргә Россия экспорт үзәге хезмәтләреннән тулысынча файдалану мөмкинлеген бирә.
Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр буенча Дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсаяпов 2020 елда республика экспортерларына дәүләт ярдәме чаралары исемлеге киңәйтеләчәге хакында хәбәр итте.
Мәсәлән, Республика Хөкүмәте тарафыннан быел экспорт эше белән шөгыльләнүчеләр өчен яңа ярдәм чарасы кертелә: товарларның туры килүен раслау һәм менеджмент системаларының чит илдәге вәкаләтле оешмаларда халыкара стандартлар таләпләренә туры килүен сертификацияләү буенча чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә региональ бюджеттан субсидия бирү. Әлеге проект кичә Хөкүмәт Президиумы тарафыннан хупланды.
– Проектның актуальлеге белән бәйле рәвештә, 2020 елда бу максатларга 80 миллион сум акча каралган, бу үткән ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк, – дип ассызыклады Руслан Мирсәяпов.
Конкурентлыкны арттыру корпоратив программасы кысаларында ташламалы кредитлауда төбәк сәнәгать компанияләренең катнашуы турындагы мәгълүмат белән Башкортостан Республикасы сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев чыгыш ясады.
Республика экспорт үзәгенең Уфа бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Маняпов һәм Экспортны яклау буенча төбәк директоры Илдус Халитов бизнеска күрсәтелә торган хезмәтләр турында хәбәр итте.
Утырыш барышында шулай ук экспорт мәсьәләсендә республика предприятиеләре алдында торган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алышу узды. Предприятие вәкилләре экспорт күрсәткечләренең кимү сәбәпләрен билгеләде, шул ук вакытта дәүләт ярдәменең кирәклеген, ансыз эшләү мөмкин булмавын билгеләде.
Читайте нас: