Барлык яңалыклар

Республикада эшкуарлык җанлана

2019 елда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүгә бер миллиард ике йөз миллион сумнан артык акча бүленгән.

Республикада эшкуарлык активлаша. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров уздырган атналык оператив киңәшмәдә БРның эшкуарлык буенча Дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова белдерде.
Аның сүзләренчә, 2019 елда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүгә бер миллиард ике йөз миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу акчалар эшкуарлык эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыруга, яңа компанияләргә, тармакларга ярдәм итүгә һәм үстерүгә, төбәк предприятиеләренең яңа базарларга, шул исәптән экспортка чыгуына ярдәм итүгә тотылган. Акчаларның зур өлеше эшкуарларга, шул исәптән кредитлар һәм субсидияләр рәвешендә, финанс ярдәменә юнәлдерелгән.
– 2019 елда 1597 эшкуарлык сәгате үткәрелде, 2965 эшкуар тәкъдим иткән 3267 проект каралды. Игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 323 миллиард сум тәшкил итте.
2019 елгы тагын бер яңалык – бизнес-шерифлар институты. Муниципаль берәмлекләрдә һәм шәһәр округларында эшкуарлык буенча башлык урынбасарлары вазыйфалары кертелде, – диде БРның эшкуарлык буенча Дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова.

Эшкуарлык буенча Дәүләт комитетының матбугат үзәге фотосы.
Читайте нас: