Башкортстанда заманча чүп контейнерлары куела. 1100 литр сыешлы күчмә пластик евроконтейнерлар Түбән Каманың "Ай-Пласт" заводында җитештерелгән. 660 данә күләмендә контейнерларның беренче партиясе Уфага кайтарылды. 16 гыйнвар алар искеләрен алыштыра башлады. Контейнер паркын яңарту калдыклар белән эш итү буенча комплекслы инфраструктура булдыру максатыннан эшләнә. Ул “Экология” гомумдәүләт проектының “Чиста ил” региональ проектына ярашлы тормышка ашырыла. Якын арада тагын 2000 евроконтейнер алынчак. Уфада барлыгы 13 мең чүп контейнеры тора. Шулай итеп, Уфа Европа дәрәҗәсенә омтыла, ләкин заманча илләрне куып җитәргә әле шактый ерак. Мисал өчен Швейцарияне алыйк.
Чүпне сортларга бүлү системасы анда иң камил дәрәҗәгә җиткерелгән, илдә яшәүче һәркем – баймы ул, ярлымы чүпне сортларга аерып ташларга тиеш, югыйсә, штраф түләячәк. Шешә тапшыру буенча Швейцария дөньяда беренче урында – тараның 90 проценттан артыгы пыяла эшкәртү заводларына кире әйләнеп кайта. Әле төрле төстәге шешәләрнең һәркайсын аерым тапшырырга кирәк. Кәгазь һәм катыргы аерым җыела, илдәге басма продукциянең өчтән бере икенчел чимал җыю пунктларына кире кайта. Илдә сатылган батарейкаларның 60 проценты чүпкә ташланмый, ә кире тапшырыла. Иске электр җиһазлары һәм көнкүреш техникасы – аерым, төзештәге калдыклар – аерым, лампалар – аерым, консерв банкалары (аларны башта һәркем үзе магнит прессы ярдәмендә җәяргә тиеш) – аерым, хайван үләксәләре – аерым (моның өчен түләргә кирәк, аларны күмеп кую тыела), үсемлек мае калдыклары – аерым, машина мае калдыклары – аерым (үз автомобилеңнең маен алыштыру катгый тыела – 50 франк түләп, моны техстанциядә эшләтәләр), ризык калдыклары аерым тапшырыла. Әйе ялкаулар чүпне сортларга бүлмәсә дә була, әмма аның һәр килограммыннан салым түләргә кирәк, һәр чүп капчыгына салым түләгәнлекне раслый торган марка ябыштырыла. 5 килограмм чүп ташлау 2-3 франк тора. (Бер франк 64 сум тора).