Барлык яңалыклар

Аракыга каршы дружинниклар

2019 елда республикада алкоголь белән агуланудан алдагы ел белән чагыштырганда 70 процентка кимрәк кеше үлгән.

Узган атна ахырында Уфада “Стоп, суррогат!” дигән чарага багышланган киңәшмә узды. Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Бу чараны “Бердәм Русия”нең төбәк бүлеге активистлары “Аек Башкортстан” партия проекты кысасында башлап җибәргән иде. Киңәшмәдә катнашучылар алкогольле продукцияне законсыз җитештерү һәм сатуга каршы көрәш буенча эшнең башлангыч нәтиҗәләрен ясадылар, шулай ук бу юнәлештә эшчәнлекне камилләштерү чаралары турында фикер алыштылар. Акция барышында активистлар суррогат хәмер һәм контрафакт тәмәке сату нокталарын һәм производстволарын ачыклау буенча рейдлар үткәрде. 2019 елда республикада сигез яшерен цех юкка чыгарылды, 70 мең литрдан артык спиртлы продукция тартып алынды.
– Бергәләп без җитди нәтиҗәләргә ирешә алдык, – диде Радий Хәбиров. – Саннарга карасак, 2019 елда республикада алкоголь белән агуланудан алдагы ел белән чагыштырганда 70 процентка кимрәк кеше үлгән. Бу дистәләрчә коткарылган гомер. Төп бурыч – суррогатны класс буларак юкка чыгару. Шул ук вакытта без җәмгыятьтә алкоголь спорт һәм актив яшәү рәвеше белән кысрыклансын өчен шартлар тудырабыз.
Радий Хәбиров рейдларда катнашучы проект активистларына дружинниклар статусы бирергә тәкъдим итте.
Әлеге чаралар Русия Президенты Владимир Путинның май фәрманына ярашлы, “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысасындагы нәтиҗәле чаралар булып тора.

glavarb.ru фотосы.
Читайте нас: