Барлык яңалыклар

Башкортстанда гаиләдә сигезенче һәм аннан соңгы балалар туганда нинди ташламалар бар?

Сигез бала күпчелек өчен буй җитмәслек хыял гына булып кала. Әле илле ел элек кенә татар һәм башкорт гаиләләре өчен бу гадәти хәл булса да, бүген, ничек кенә мактанышмыйк – бер-ике, күп дигәндә – өч баладан уза алмыйбыз. Моның сәбәпләре нәрсәдә? Тормыш авырлыгындамы? Юктыр. Әнием яклап бабамнар гаиләсендә сугыштан соңгы кытлык елларында да 11 бала туып үскән; әти яклап – 6. Димәк, сәбәпләр бүтән... Уйланырга нигез бар. Ә бит дәүләт сигез балалы гаиләләр өчен аерым ярдәм чаралары билгеләгән. Бүген сүзебез шул хакта.

Алдарак без республикабыз гаиләләрендә беренче https://tulpar.rbsmi.ru/articles/longrid/Bashkortstanda-gail-d-berenche-bala-tuganda-nindi-tashlamalar-bar-72961/, икенче https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/Bashkortstanda-gail-d-ikenche-bala-tuganda-nindi-tashlamalar-bar-74276/, өченче https://tulpar.rbsmi.ru/articles/longrid/Bashkortstanda-gail-d--chenche-bala-tuganda-nindi-tashlamalar-bar-76379/, дүртенче https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/Bashkortstanda-gail-d-d-rtenche-bala-tuganda-nindi-tashlamalar-bar-78494/ бишенче һәм аннан соңгы https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/Bashkortstanda-gail-d-bishenche--m-annan-so-gi-balalar-tuganda-nindi-tashlamalar-bar-80983/ балалар туганда дәүләт тарафыннан бирелә торган ташламаларны карап узган идек. Аларның кайберләренә барлык гаиләләр дә ала, икенчеләре күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләр, ялгыз аналар һәм инвалид балаларның ата-аналары өлешенә төшә. Кызганычка каршы, күпләр ярдәм күрсәтелергә тиешле категорияләргә карасалар да, үзләре бу хакта белми, дәүләт ярдәме алмый. Бүген сүзебез сигезенче һәм аннан соңгы балалар туганда күрсәтелергә тиешле дәүләт ярдәме турында. Түбәндә китерелгән ярдәм чаралары аларга беренче, икенче, өченче, дүртенче, бишенче һәм аннан соңгы балалар туганда күрсәтелгән дәүләт ярдәменә өстәмә булып бара.
БЕР ТАПКЫР БИРЕЛӘ ТОРГАН АКЧАЛАТА ТҮЛӘҮ
Кемгә тиеш: сигез, яки шуннан да артык 23 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә. Алар исәбенә уллыкка (яки кызлыкка), я булмаса, тәрбиягә алынып, гаиләдә өч елдан артыграк яшәгән балалар да керә. Тагын бер шарт – гаилә Башкортстанда өч елдан да ким яшәргә тиеш түгел.
Күләме: 600 000 сум.
Ничек алырга: моның өчен ата-ананың берсенә гариза белән Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең урындагы филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кирәкле документлар исемлеге – Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында.
Әлеге түләүләр һәммәсе дә Владимир Путинның "май указлары" нигезендә кабул ителгән "Демография" гомумдәүләт проекты нигезендә тормышка ашырыла.
Фото Rb7.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: