Барлык яңалыклар

Башкортстанда гаиләдә бишенче һәм аннан соңгы балалар туганда нинди ташламалар бар?

Элек бары тик бишенче бала тугач кына, гаилә күпбалалы булып исәпләнә башлый иде. Хәзер инде өченче сабый дөньяга килү белән гаилә күпбалалы статусын ала. Ләкин бишенче бала – барыбер үзгә. Дәүләт бишенче, алтынчы, җиденче балалары туган гаиләләргә аерым игътибар бүлә, өстәмә ташламалар ясый. Бүген сүзебез шул хакта.

Алдарак без республикабыз гаиләләрендә беренче https://tulpar.rbsmi.ru/articles/longrid/Bashkortstanda-gail-d-berenche-bala-tuganda-nindi-tashlamalar-bar-72961/, икенче https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/Bashkortstanda-gail-d-ikenche-bala-tuganda-nindi-tashlamalar-bar-74276/, өченче https://tulpar.rbsmi.ru/articles/longrid/Bashkortstanda-gail-d--chenche-bala-tuganda-nindi-tashlamalar-bar-76379/ һәм дүртенче https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/Bashkortstanda-gail-d-d-rtenche-bala-tuganda-nindi-tashlamalar-bar-78494/ бала туганда дәүләт тарафыннан бирелә торган ташламаларны карап узган идек. Аларның кайберләренә барлык гаиләләр дә ала, икенчеләре күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләр, ялгыз аналар һәм инвалид балаларның ата-аналары өлешенә төшә. Кызганычка каршы, күпләр ярдәм күрсәтелергә тиешле категорияләргә карасалар да, үзләре бу хакта белми, дәүләт ярдәме алмый. Бүген сүзебез бишенче, алтынчы һәм җиденче бала туганда күрсәтелергә тиешле дәүләт ярдәме турында. Түбәндә китерелгән ярдәм чаралары аларга беренче, икенче, өченче һәм дүртенче бала туганда күрсәтелгән дәүләт ярдәменә өстәмә булып бара.
АЙ САЕН БИРЕЛӘ ТОРГАН АКЧАЛАТА ПОСОБИЕ
Кемгә тиеш: биш, яки шуннан артык балалары булган аз керемле гаиләләргә.
Күләме: 2000 сум.
Ничек алырга: моның өчен Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең урындагы филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кирәкле документлар исемлеге – Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында.
"АНА ДАНЫ" медале
Кемгә тиеш: биш яки күбрәк бала тапкан (яки уллыкка, кызлыкка алган) һәм тәрбияләп үстергән хатын-кызларга. Бер шарты бар: балаларның берсе мотлак 1997 елның 16 апреленнән соң туган булырга тиеш.
Күләме: 2019 елдан башлап «Ана даны» медале белән бүләкләнгән кешегә бер тапкыр 15 мең сумлык акчалата бүләк тә бирелә.
Ничек алырга: бүләкләүгә тәкъдим күпбалалы ана яшәгән авыл, я шәһәр хакимияте, яисә ул эшләгән оешма хезмәткәрләренең гомум җыелышы тарафыннан кертелә.
ТОРЛАК СЕРТИФИКАТЫ
Кемгә тиеш: торлакка мохтаҗлар исемлегендә торучы биш һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалы гаиләләргә.
Ничек алырга: моның өчен Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча Дәүләт комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге сертификат гаиләгә бирелгәч, алты ай буена гамәлдә була. Шул вакыт эчендә аны файдаланып калырга кирәк. Әлеге сертификатны алу өчен кирәкле документлар исемлеге республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылган.
ЯҢА ЕЛ БҮЛӘКЛӘРЕ
Кемгә тиеш: биш, яки шуннан артык балалары булган гаиләләрдә үсүче 14 яшькә кадәрге балаларга.
Күләме: 2000 сум.
Ничек алырга: гаилә халыкны социаль яклау органнарында исәптә тора икән, ниндидер документлар җыеп йөрүнең хаҗәте юк. Әгәр 18 яшькә кадәрге биш яки аннан да күбрәк балалары булган гаилә мондый исәптә тормый икән, ул гариза белән Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең урындагы филиалына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Үзең белән паспортыңны һәм бөтен балаларыңның да туу турында таныклыкларын алып килү мәҗбүри.
Әлеге түләүләр һәммәсе дә Владимир Путинның "май указлары" нигезендә кабул ителгән "Демография" гомумдәүләт проекты нигезендә тормышка ашырыла.
Фото 1rre.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: