Барлык яңалыклар

Башкортстанда гаиләдә дүртенче бала туганда нинди ташламалар бар?

Халык арасында “Бер бала – юк бала, ике бала – ярты бала, өч бала – бер бала”, дигән гыйбарә бар. Кызганычка каршы күпчелегебез я “юк”, я “ярты” балалы шул... Ә дүрт балалылар үзләрен ничек тоя икән. Дәүләт аларга нинди ярдәм чаралары тәкъдим итә? Әйдәгез, алар белән дә танышып үтик!

Алдарак без республикабыз гаиләләрендә беренче https://tulpar.rbsmi.ru/articles/longrid/Bashkortstanda-gail-d-berenche-bala-tuganda-nindi-tashlamalar-bar-72961/, икенче https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/Bashkortstanda-gail-d-ikenche-bala-tuganda-nindi-tashlamalar-bar-74276/ һәм өченче https://tulpar.rbsmi.ru/articles/longrid/Bashkortstanda-gail-d--chenche-bala-tuganda-nindi-tashlamalar-bar-76379/ бала туганда дәүләт тарафыннан бирелә торган ташламаларны карап узган идек. Аларның кайберләренә барлык гаиләләр дә ала, икенчеләре күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләр, ялгыз аналар һәм инвалид балаларның ата-аналары өлешенә төшә. Кызганычка каршы, күпләр ярдәм күрсәтелергә тиешле категорияләргә карасалар да, үзләре бу хакта белми, дәүләт ярдәме алмый. Бүген сүзебез дүртенче бала туганда күрсәтелергә тиешле дәүләт ярдәме турында. Түбәндә китерелгән ярдәм чаралары аларга беренче, икенче һәм өченче бала туганда күрсәтелгән дәүләт ярдәменә өстәмә булып бара.
АЙ САЕН БИРЕЛӘ ТОРГАН АКЧАЛАТА ПОСОБИЕ
Кемгә тиеш: дүрт балалы аз керемле гаиләләргә;
Күләме: 1500 сум.
Ничек алырга: моның өчен Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең урындагы филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тулырак мәгълүмат – Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында.
Әлеге түләүләр һәммәсе дә Владимир Путинның "май указлары" нигезендә кабул ителгән "Демография" гомумдәүләт проекты нигезендә тормышка ашырыла.
Фото Ndv.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: