Барлык яңалыклар

Башкортстанда гаиләдә икенче бала туганда нинди ташламалар бар?

Кичә без республикабыз гаиләләрендә беренче бала туганда дәүләт тарафыннан бирелә торган ташламаларны карап узган идек. Аларның кайберләренә барлык гаиләләр дә ала, икенчеләре күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләр, ялгыз аналар һәм инвалид балаларның ата-аналары өлешенә төшә. Кызганычка каршы, күпләр ярдәм күрсәтелергә тиешле категорияләргә карасалар да, үзләре бу хакта белми, дәүләт ярдәме алмый. Бүген сүзебез икенче бала туганда күрсәтелергә тиешле дәүләт ярдәме турында. Түбәндә китерелгән ярдәм чаралары аларга беренче бала туганда күрсәтелгән дәүләт ярдәменә ( https://tulpar.rbsmi.ru/articles/longrid/Bashkortstanda-gail-d-berenche-bala-tuganda-nindi-tashlamalar-bar-72961/ ) өстәмә булып бара. Әйдәгез, алар белән дә танышып үтик!

АНА КАПИТАЛЫ
Кемгә тиеш: 2007 елның 1 гыйнварыннан соң икенче, өченче яки аннан соңгы балалары туган гаиләләргә.
Күләме: 2020 елның 1 гыйнварыннан 466 617 сум тәшкил итә.
Ничек алырга: моның өчен Русия Пенсия фондының төбәк бүлекчәсенә яки күпфункцияле үзәкләрнең яшәгән урыныгыздагы офисына кереп, гариза язарга кирәк. Гаризаны бала тугач яки уллыкка алынгач та, соңрак, гаилә өчен уңайлырак вакытта да тапшырырга мөмкин. Аналык капиталын рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар исемлеге Русия Пенсия фондының рәсми сайтында китерелгән.
ИКЕНЧЕ БАЛАГА БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ӨЧЕН ТҮЛӘГӘНДӘ АТА-АНАГА БИРЕЛӘ ТОРГАН КОМПЕНСАЦИЯ
Кемгә тиеш: барлык гаиләләргә дә;
Күләме: балалар бакчасы өчен айлык түләүнең уртача күләменең 50 проценты (2020 елның 1 гыйнварыннан ул аена 1677 сум тәшкил итә);
Ничек алырга: ата-ананың берсе сабыйларын балалар бакчасына урнаштырганда, гариза язарга тиеш.
ТҮБӘНӘЙТЕЛГӘН СТАВКА БУЕНЧА ИПОТЕКА (ЯИСӘ АНЫ РЕФИНАНСЛАУ)
Кемгә тиеш: 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр икенче, өченче һәм аннан соңгы балалары, яисә инвалид балалары туган гаиләләргә. Әлеге программа бары тик юридик заттан яки төзүчедән әзер торак сатып алган очракларга гына кагыла.
Күләме: әлеге программа буенча ипотека ставкасы 6 проценттан югары булмаска тиеш. Шул ук вакытта банклар алга таба да ставканы киметә ала. Аерым банклар ставканы 5 проценттан түбәнрәккә төшерде дә инде.
Ничек алырга: моның өчен банк офисына мөрәҗәгать итеп, гариза язарга һәм документлар пакетын тапшырырга кирәк. Программада катнашучы 50гә якын банкның тулы исемлеге Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында китерелә.
АЙЛЫК ТҮЛӘҮЛӘР
Кемгә тиеш: берьюлы ике, өч яки аннан да күбрәк балалары туган аз керемле гаиләләргә.
Күләме: һәр балага 500шәр сум.
Ничек алырга: моның өчен Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең урындагы филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тулырак мәгълүмат – Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында.
ШУНЫСЫН ОНЫТМАГЫЗ!
Аз керемлеләр исемлегенә гаиләнең һәр әгъзасының уртача хезмәт хакы яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр керә.
Башкортстанда яшәү минимумы хезмәткә сәләтле халык өчен – 10 186 сум, пенсионерлар өчен – 7801 сум, балалар өчен 9548 сум тәшкил итә.
Гаиләнең аз керемлеләр категориясенә каравын раслаучы белешмәләр Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең җирле филиаллары тарафыннан бирелә. Әлеге белешмәне рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар исемлеген Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан алырга мөмкин.
Әлеге түләүләр һәммәсе дә Владимир Путинның "май указлары" нигезендә кабул ителгән "Демография" гомумдәүләт проекты нигезендә тормышка ашырыла.
Фото https://teletype.in/@semeiniy/B19mba-mS сайтыннан алынды.
Читайте нас: