Барлык яңалыклар

Туймазы балалары сәламәт булачак

Башкортстанның Туймазы районында яңа балалар поликлиникасы ачылды.

Аны төзү Русия Президенты Владимир Путин указы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проектын тормышка ашыру кысасында мөмкин булды. Туймазы үзәк район хастаханәсенең балалар поликлиникасы үзенең беренче кечкенә пациентларын кабул итә башлаган. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып “Башинформ” агентлыгы хәбәр итте. Аңа караганда, поликлиниканың 5,5 мең квадрат метрдан артык мәйданлы яңа өч катлы бинасы сменага 300 кешегә исәпләнгән. “Башинформ” хәбәрчесе Галина Бахшиева хәбәр иткәнчә, республиканың Туймазы районында балалар поликлиникасын төзү 2018 елның июлендә башланган. Төзелешнең гомуми бәясе 336 миллион сум тәшкил иткән. Шуның 172 миллион сумы бина төзелешенә, 164 миллион сумы җиһазлауга һәм медицина җиһазларына тотылган.
Олег Яровиков фотосы.
Читайте нас: